Сабантуй җитә
Тиздән иң матур, иң күңелле милли бәйрәмебез — Сабантуй җитә! Бу көнне без бергәләп көрәш, ат чабышлары, уеннар, җыр-биюләр белән күңел ачарбыз. Сабантуйның күркәм традицияләренең берсе — сөлге җыю. Быел да без, гореф-гадәтләребезне саклап, сөлге җыюны башлыйбыз. Сезнең һәрберегезнең өй түрендәге матур сөлгеләр, кулъяулыклар бәйрәмебезгә ямь өстәр, көрәш батырларына бүләк булыр. Сөлгеләрегезне зур хөрмәт белән кабул итәбез! Барыгызны да әлеге күркәм йолада катнашырга чакырабыз. Бергәләп бәйрәмебезне тагын да ямьлерәк итик! Сабантуйлар мөбарәк булсын!
