Габдулла Тукай тууына 140 ел
Бүген музейда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче нәниләргә бәйрәм чарасы узды. Кечкенә кунакларыбыз Тукай әкиятләре иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Бәйрәм, матур традиция буларак, «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чарада катнашкан һәркемнең күңелендә Тукайга карата хөрмәт һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тагын да ныгыды. 🔍Шулай ук балалар тарих битләренә күз салып, зур кызыксыну белән үткәннәрнең серле дөньясына чумдылар.
