Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Краеведческий музей Кукморского муниципального района»

Часы работы:

ПН-ПТ: 08:00-17:00
Обед: 12:00-13:00
СБ: 08:00-14:00
ВС: посещение и экскурсии по предварительной договоренности

Татар бизәкләре ни сөйли?

18 нче декабрь көнне Кукмара шәһәре «Ромашка» балалар бакчасында «Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, һөнәрләре, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү» дигән темага төбәкара семинар булды. Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре «Татар бизәкләре ни сөйли?» дигэн темага лекция-презентация Һэм мастер-класс белән чыгыш ясадылар. Семинарның максаты балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә, гореф – гадәтләренә мәхәббәт, ярату, кызыксыну һәм милли бәйрәмнәр, уеннар, җыр – бию аша туган телнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү иде.